- авыр
- I. с. 1. Үлчәүгә күп тарта торган, зур үлчәүле; киресе: җиңел 2. Кайгылы, борчулы. Матди яктан кыенлашкан, җитмәүчелекле, бәхетсез (тормыш, язмыш тур.) 3. рәв. Әкрен, ашыкмыйча, салмак 4. Каты, җитди авыр яра 5. Зур хезмәт, физик яки акыл көче түгүне сорый торган, мәшәкать белән башкарыла торган. Кыен, читен, мәшәкатьле. рәв. Кыенлык белән, мәшәкать белән. Тиз генә аңлап, төшенеп булмый торган, зур акыл көче яки тәҗрибә, белем сорый торган авыр мәсьәлә 6. Күңелгә начар тәэсир итә торган, кешенең психикасына, рухына газап китерә, кәефен боза торган; кайгылы 7. Организмга начар тәэсир итә сулауны кыенлаштыра торган, тынчу 8. Аңлаешсыз, буталчык, катлаулы (тел-стиль тур.) 9. Тупас, кимсетүле, хәтер калдыра торган 10. атны авырга җиктерми. авырны да җиңәргә кирәк. АВЫР АРТИЛЛЕРИЯ – Еракка ата торган зур калибрлы туплар. АВЫР СӨЯКЛЕ – Әкрен кыймылдаучан, иренчәк (кеше тур.). АВЫР АТЛЕТИКА – Авырлыклар күтәрүдән торган спорт төре. АВЫР ВОДОРОД – Водородның изотопларыннан берсе; H2. АВЫР ПРОМЫШЛЕННОСТЬ (ИНДУСТРИЯ) – Индустриянең эшләп чыгару чаралары барлыкка китерә торган тармагы. II. АВЫР – и. Йөк, корсак, көмән җиде айлык авыры бар
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.